Главная | Регистрация | Вход | RSSЧетверг, 25.04.2024, 17:47

Сайт МБОУ "Убеевская средняя школа Дрожжановского муниципального района РТ"

Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [4]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 142
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

"Тәмәкенең организмга зур зыян китерүе"

Тәмәкенең организмга зур зыян китерүе

                   

    Кешеләрне әйләндереп алган әйләнә-тирә мохит халыкка зур йогынты ясый. Берәүләр дөрес юлдан китсә, икенчеләре начар юлга басалар. Яшүсмерләр арасында бу хәл еш очрый. Статистика күрсәткечләре буенча, студентлар һәм мәктәп укучылары тәмәке, марихуаннаны бер тапкыр гына кабып карау нияте белән начар юл буйлап китәләр. Ни өчен?

    Өлкәннәр балаларга бу сорауны еш бирә, ләкин сорауга җавап бирә алмыйлар. Әмма үзләре үк шуңа этәргеч ролен үтиләр. Ир кешеләр дөньякүләм тартучылар рәтендә. Аларны җәмәгать урыннарында гына түгел, ә өйдә дә күрәсең, аларны күзәтәсең.

    Өлкәннәр: “Тәмәкенең зыяны юк ул. Ул мине тынычландыра, рухландыра. Аны ташлау дөньяда узеңнең урыныңны югалту белән бер,”- диләр. Ир-атлардан кала, кызганычка каршы, хатын-кызлар арасында да тартучылар булуы елдан-ел арта гына бара. Фильтрлы тәмәке тартып, кызлар үзләренең организмына зыян килми дип уйлыйлар. Тәмәке хатын-кызларның организмына бик зур дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый. Беренчедән, кайберсе ана була алмыйча кала. Икенчедән, тәмәке - күп авыруларның башлангыч стадиясе. Жавапсыз аналар да хәзерге заманда еш очрый. Баласына игътибарсыз, аның хәленә керә белми ул. Шуннан башлана да инде тәмәке тартучылык.  Бала үз-үзендә бикләнә, кешеләр белән сирәк аралаша, укуы төшә, аппетиты бетә. Аннары начар юлга баса, тәмәкедән ләззәт ала башлый ул. Бу өлештә ата-ананың зурдан-зур гаебе.  

    Ә тартучылар тәмәке кулланып, организмнарына күпме зыян килгәнен беләләрме соң? Тешләренең эмале сары төскә керсә, үпкәләр төтен белән ашалалар. Тартучыларның, гадәттә, аппетитлары югала. Борын исләрне тоймый башлый. Ә тәмәкенең ачы төтене сулыш органнарына утырып, йөткерүгә китерә. Шулай ук тәмәке тартучының психикасы нык какшаган була: тиз кызып китә, юкка тузына, якыннары белән начар сөйләшә. Яныңдагы кешеләр белән аралашу теләге югала. Бәләкәй балалар янында тәмәке тарту бөтенләй начар күренеш. Баланың үсеп, ныгып бетмәгән организмына зур зыян килә.

    Тәмәкене ташлау, әлбәттә, һәрбер кешегә дә мөмкин түгел. Чөнки моның өчен кешедә рухи көч өстенлек итәргә тиеш. Кем тартуның нәрсә икәнен аңлый, шул – ташлый. Ләкин, кызганычка каршы, андый кешеләр бик сирәк.

    Тәмәке тарту проблемасы мине һәрвакыт борчый, күңелемне әрнетә. “Алдагы буынның язмышы безнең кулларда. Яшьтәшләрем, дусларым!

  Начар гадәтләрдән арынып, сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк; тормышның кадерен белеп яшик,”—дип дәшәм  мин һәр дустыма.

 

Категория: Мои статьи | Добавил: белочка (05.11.2009)
Просмотров: 2517 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024