Якташларыбызны зурлап.
Безнең районыбызда танылган шәхесләр бик күп. Алар арасында җырчылар, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр бар. Язучыларның әсәрләрен ,региональ компонентка кертеп, дәресләрдә өйрәнәбез. Үзебезнең яктан чыккан күренекле шәхесләргә карата искә алу кичәләре үткәрәбез. Төбе белән Каракитә авылыннан булган якташыбыз Шәрәф Мөдәррискә туксан яшь. Юбилярыбыз безнең арада булмаса да, аның хатыны, балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың “Кемгә сөйлим серләремне” исемле әсәрен укыганнан соң, язучы турында бик күп нәрсәләр белдек. Аның үткән гомере, иҗаты күз алдыбызга килеп басты. Ш.Мөдәрриснең иҗаты белән тагын да кызыксына башладык, шигырьләрен укыдык.
Үткән атнада мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы узды. Кичәне кызыклы итеп үткәрү өчен күп төрле материал тупланылды. План буенча атна буе чаралар үткәрдек. Газета, реферат, кроссворд, ребуслар ясап элдек. КВН, дәрес- конференция, викторина үткәрелде. Балалар Һәр чарага теләп катнаштылар, үзләренә якташыбыз турында күп мәгълүмат тупладылар. Йөрәккә үтеп керерлек, тирән мәгънәгә ия булган шигырьләрен яттан сөйләделәр, күләмле рефератлар яздылар. Татар балалары гына түгел, чуваш балалары да КВН һәм викторина сорауларына дөрес, тулы җавапларын бирделәр.
Гомумән, укучыларның әдәбият, язучыларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән кызыксынулары безне шатландырды. Шундый кичәләрне үткәргән саен балаларның әдәбият белән мавыгулары арта. Шигърият дөньясына мәхәббәтләре көчәя. Атналыкка балалар белән бергәләп йомгак ясадык. Катнашучыларның тырышлыгын исәпкә алып, мәктәп дирекциясе исеменнән грамоталар тапшырылды.
|